Нәрсә ул спаржа?
Витаминнар туплау өчен европалылар спаржа ашый. Ә без алардан кимме? Безгә дә тышкы кыяфәте белән озын суүсемне хәтерләткән әлеге экзотика яшелчәсен үз итәргә кирәктер, бәлки?
Спаржаны җирдән 4-5 см күтәрелүгә, "сабый" чагында ук кисеп алалар. Уңыш җыю сезоны май-июнь айларына туры килә. Бу чорда дөньяның танылган рестораннарында спаржа фестивальләре үткәрелә хәтта.
Галимнәр, спаржа витаминнарга, кальций, тимер һәм калийга бай, организмны чистарта, бавыр эшчәнлеген нормага сала, сидек куу үзлегенә ия, дип белдерә.
Яңа гына өзелгән спаржаны эшкәртмичә, шул килеш тә ашарга була. Алай да, кайчакта артык җепселле булган тышкы катламын әрчеп ташлыйлар. Үсентене 8-10 ар итеп бәйләп куялар.
Сабакның аскы ягы өскесенә караганда озаграк пешә, шуңа күрә аны махсус кәстрүлдә пешерсәң яхшырак. Гадәти кәстрүлдә пешергәндә спаржаны бастырып тезәргә кирәк. Спаржаны тозлы суда 5 минут тирәсе кайнаталар. Аннан бозлы суга салып торалар. Болай эшләгәндә аның төсе дә, витаминнары да саклана, тәмлерәк тә була.
Спаржадан аш пешерәләр, гарнир, хәтта десерт та әзерлиләр. Ә тәмлетамаклар пешкән яшелчәне зәйтүн маенда яки атланмайда кыздырып, соус белән ашарга ярата. Спаржа өчен менә мондый соус әзерләргә була. 3 йомырка сарысын болгата-болгата пар ваннасында җылытырга. Шуңа аз- азлап кына 150 г эретелгән атланмай агызырга. 1 чәй кашыгы лимон согы, тә- менчә тоз өстәп болгатырга һәм уттан алырга. Бу - классик рецепт. Спаржа янына каймакка изелгән сарымсак һәм вакланган яшел тәмләткечләр салып болгатылган соус бирергә дә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа