Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

«Җәннәт алмасы» пирогы

1 стакан шикәр комы, 3-4 йомырка, 5 эчкелтем-баллы алма, 1,5 стакан он, 0,5 стакан вакланган эстерхан чикләвеге, ярты плитә кара шоколад, ярты кап ванилин. аш серкәсе белән сүндерелгән 0,5 чәй кашыгы чәй содасы, форманы майлау өчен үсемлек мае.

Йомырканы шикәр комы белән күбекләнгәнче тугларга. Болгатып торган килеш саклык белән чәй содасы, ванилинһ әм он кушып, камыр ясарга. Алманың кабыгын чистартырга, үзәген алып, дүрт яки алты кисәккә бүләргә. Камырга вакланган чикләвек кушарга. Үсемлек мае белән майланган формага алма кискәләрен салырга, аның өстенә камырны агызырга һәм 180 градуслы мичтә 40-45 минут пешерергә. Шоколадны сулы савыт өстенә утыртып эретергә һәм пирог өстенә сибәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса