НИЧЕК КЫЯР ТОЗЛАРГА?
1. Кыярларны банкаларда тозлау Гадәттә кыярларны банкаларда тозлыйлар. Тозлау өчен нык булган, бертөрле зурлыктагы кыярларны сайлыйлар. Банкаларны иң беренче әйбәтләп юалар, кайнар су белән чайкыйлар, пастеризация үткәрәләр. Бу эшләрдә саксызлык күрсәтү кыярларның тиз бозылуына китерә. Шунлыктан банкаларны эшкәртүгә зур әһәмият бирү кирәк.
Кыярларны да шулай ук җылы су белән әйбәтләп юарга кирәк. Банкага салыр алдыннан кайнар су белән юдырып алу да әйбәт, болай итсәң кыярлар кетердәп тора торган була.
Кыярларны бер-берсенә тыгызлап, тәмләткечләр белән аралаштырып урнаштырырга кирәк . Тәмләткечләр итеп күбесенчә укроп сабагы һәм чәчәге, карлыган яфрагы, лавр яфрагы, сарымсак кулланыла.
Алдагы этап, кыярларга су салу. Эре кыярлар өчен 8% лы тозлы су, уртача кыярлар өчен 7%, кечкенә кыярлар өчен 6% җитә. Банкаларны бер-ике көн салкынча урында тотарга кирәк. Аннан гына ябарга. Әлеге ысул кыярларны салкын тозлау ысулы иде. Бу ысул белән тозланган кыярлар озаграк саклана, төсләренең матурлыгы да җуелмый.
2. Аз тозлы кыярлар тозлау (малосольные огурцы)
Бу ысул белән тозлаганда кыярларны яшелчә һәм тәмләткечләр белән банкага салырга, өстенә су салырга һәм 3-5 көн тотарга. Аннан суын агызып кайнатырга, кыярларны әйбәтләп чайкарга һәм кайнатылган суны яңадан салырга, Банкаларны ябарга.
Түземсез кешеләр өчен рецепт. Кыярларны пакетта тозлау. Юылган киселгән кыярларны сарымсак, укроп, тоз белән болгатып пакетка салырга. Тозны гади яшелчә салатына салуга карый 4 өлеш күбрәк саласы була. Әлеге ысул белән кыяр 4 сәгатьтә тозлана. Пакетны суыткычта сакларга кирәк.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia