Мәкле печенье
4 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 150 г атланмай, 1 йомырка, 8 аш кашыгы каймак, 0,5 бал кашыгы тоз, шулкадәр үк аш содасы, 1 аш кашыгы бал, 80 г мәк.
Каймак, йомырка, шикәр комы, бал, тозны болгатырга. Бүлмә температурасындагы майга алда әйтелгән ризыкларны салырга да камыр ясарга. Аны җәеп, төрле формада кисәргә, өстенә мәк, шикәр комы сибеп, 220-240 градуслы духовкада 12-15 минут пешерергә.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа