Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Миләүшә гөл (фиалка) нигә чәчәк атмый?

Миләүшә гөл – бик нәзберек үсемлек. Чәчәк белән сөендерсен өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Яктылык. Гөлгә көнчыгышка карап торган, иркен, зур тәрәзә төбе кирәк. Шул ук вакытта ул туры кояш нурларын яратмый. Кояш тәэсирендә аның яфраклары көя башлый. 

Сугару. Туфрак гел дымлы да, коры да торырга тиеш түгел.

Дымлылык. Коры һаваны яратмый. Оптималь температура – 50-60%. 

Тукландыру. Атнага бер тапкыр бүлмә гөлләре өчен булган ашлама сибәләр. 

Туфрак. Җиңел, туклыклы туфракны ярата. “Для фиалок” дип язылган туфракка гөл өчен кирәкле барлык микроэлементлар кушылган була. 

Чүлмәк. Елга ике тапкыр гөлне күчереп утырталар. Дөрес чүлмәк сайлау өчен бу кагыйдәне кулланыгыз: искесе яңасына кереп утырырга тиеш.

 

Фото:https://pixabay.com

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса