Реклама
Ир-атның да, хатын-кызның да кәефенә җенси тормышы шактый нык тәэсир итә. Шулай түгелме? Сөйгәне белән туйганчы ләззәтләнгән кеше дөньяга башкача карый: шатлана, юктан да кәефе күтәрелә. Җенси тормышны җайга салуда мәхәббәттән кала диета да ярдәм итә, дип саный диетологлар.
Сыр - составында цинк булган файдалы ризык. Әлеге микроэлемент җенси дәртне арттыра. Каты сырларда цинк аеруча күп.
Сельдерей ашагыз. Әгәр табигать әлеге үсемлекне китереп чыгармаган булса, кеше аны булдыру өчен әллә ниләр эшләгән булыр иде, мөгаен. Сельдерейдә кальций да, фосфор да, натрий да, калий тозлары да, холин да бар. В, С, РР витаминнары, А провитамины дисеңме... Әлеге үсемлекне ашаганнан соң аппетит арта, кан чистара, бөер эшчәнлеге яхшыра. Моңа өстәп, сельдерейдә җенси теләкне арттыручы андростерон гормонына охшаш матдә дә бар.
Имбирне Көнчыгышта элек-электән кулланганнар. Анда тән һәм җанны сөендерерлек бөтен нәрсә дә бар: аскорбин кислотасы, цинк, марганец, тимер, кальций, бета-каротин һәм башкалар.
Диңгез ризыкларында стрессны киметүче цинк һәм магний күп. Ә стресс кешене эчтән кимерә, теге яки бу авыруны кузгата. Кыскасы, диңгез ризыклары безгә сөенеп яшәргә ярдәм итә.
Папайя - Көньяк Америкада үсүче җиләк-җимеш. Аны ашаганнан соң ашкайнату системасы яхшыра һәм җенси дәрт арта.
Спаржа да бик файдалы. Аның яшь сабакларын салатларга кушалар. Ул хатын-кыз җенес органнарының эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
Сояда күкәйлекләр эшчәнлеге өчен мөһим булган фитоэстроген матдәсе бар. Соя шулай ук гормоннар балансын көйли. Һәм, әлбәттә, шоколад. Анда кәефне күтәрүче магний һәм фенилаланин матдәсе бар. Хәтта шоколадны күреп тә кешенең кәефе күтәрелә икән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+