Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Мең дә бер сихәт иясе

Гипертониядән, атеросклероздан балан җимешеннән төнәтмә эчәргә киңәш ителә. Иң элек баланны изгәләгез һәм бер-ике аш кашыгы измәгә бер стакан кайнар су салып, дүрт сәгать төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне көнгә өч тапкыр берәр стакан эчегез.

Йөрәк авыртудан балан кушып ясалган төнәтмә файдалы санала. Бертигез күләмдә балан, камыр агачы җимеше һәм мелисса, сукыр кычыткан яфракларын алып болгатыгыз. Аннары ике аш кашыгы шул үлән катнашмасын литр ярым кайнар суга салып, су мунчасында 20 минут тотыгыз һәм сөзегез. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Ларингиттан, төрле салкын тиюдән, бавыр авыртканнан балан җиләге кайнатмасы файдалы. Бер аш кашыгы баланга бер стакан кайнар су, бер аш кашыгы бал салып 10-15 минут кайнатыгыз.

Гастриттан (кислоталылык түбән булганда), дисбактериоздан, эчәкләр кысылганнан балан согы эчәргә киңәш ителә. Моның өчен 1 кг баланның согын сыгыгыз да, шуңа стакан ярым су салып, 10 минут кайнатыгыз һәм сөзегез, 200 г шикәр комы салып болгатыгыз. Катнашманы ач карынга чирек стакан эчегез. Эчәр алдыннан яртылаш су кушарга мөмкин.

Нервлар киеренкелегеннән, йокысызлыктан киптереп вакланган балан җимеше белән ромашка катнашмасыннан ясалган төнәтмә ярдәм итә. Төнәтмә өчен: өч аш кашыгы шул катнашмага ике стакан кайнар су салып, су мунчасында 20 минут җылытыгыз. Сөзелгән төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Иммунитетны һәм кан тамырларын чыныктыру өчен геморройдан, борыннан кан килүдән бертигез күләмдә алынган балан, гөлҗимеш, кара миләштән ясалган витаминлы чәй файдалы. өч аш кашыгы вак­ланган җиләк катнашмасына ярты литр кайнар су салып, термоста төн буе тотыгыз. ә иртәгесен, сөзеп, бер-ике аш кашыгы бал кушып болгатыгыз. Шуны көнгә өч тапкыр, стаканның 2/3 өлеше күләмендә эчегез.

Эч катудан шикәр комы салып болгатылган ике-өч кашык чи балан ашарга кирәк.

Авыртулы һәм күләмле күремнән балан кайрысы төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Аның өчен: ике аш кашыгы вакланган балан кайрысына стакан ярым кайнар су салып, 30 минут кайнатыгыз. Шуны ике сәгать төнәтеп, сөзегез һәм көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчегез.

Искәрмә: баланны йөкле хатыннарга һәм тромбофлебит белән авыручы кешеләргә ашарга киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса