Макарон запеканкасы
250 г макарон, 2 каты пешкән һәм 3 чи йомырка, 50 г атланмай, 1 бәйләм яшел суган кыягы, сохари вагы, тоз, борыч. Табаны майлау өчен үсемлек мае.
Макаронны тозлы суда пешереп, дуршлагка бушатырга. Пешкән йомырканы һәм суган кыягын вак итеп турарга. Макарон, суган кыягы һәм йомырканы бергә кушып, шунда ук чи йомыркаларны сытарга. Тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатырга.
Майланган табага сохари вагы сибеп, макарон массасын җәяргә. Өстенә атланмай кисәкләре куярга.
Запеканканы 200 градускача җылытылган духовкада 30 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа