Махсус кәгазьдә пешкән тавык түшкәсе
Бик тиз әзерләнә бу ризык. Тавык түшкәсен болай кыздыру өчен махсус Maggi кәгазе сатып алырга кирәк булачак.
Шул кәгазь эчендә пешкәнлектән тавыкны кыздырганда май салу кирәкми, ул йомшак һәм тәмләткечләрне үзенә сеңдереп пешә. Тавык түшкәсен башта әзрәк төяргә кирәк, аннары уртасына кисем ясап, эченә бер телем сыр тыгарга (нинди сыр да ярый), аннан итне махсус кәгазь эченә урнаштырып, ике ягын да 6-7минут чамасы пешерәсе. Тулаем тавык 15 минутта әзер була. Тиз һәм тәмле!
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа