“Әлмәт таңнары” журналисты Рәдифә Ногмановадан “баллы икра” [+ФОТО]
Әлеге сый болытлы көзге көннәрдә кәефләрне күтәреп, җылы-матур җәйләрне искә төшерәчәк.
"Чәй янына бирелә торган кайнатманы әзерләү өчен чистартылган 1-1.2 кг кабак, 700г шикәр комы, 2 лимон кирәк булачак.
Кабакны үзеңә ничек ошый - шулай турап шикәр комы белән бергә савытка саласың. Кайнау кергәч уртача утта 30-45 минут чамасы кайнатасың. Бу вакытта кабак әйбәтләп пешеп, гәрәбә төсенә керергә тиеш. Әйбәтләп юылган лимонның кабыгын угычтан уып өстисең, лимонын төшләрен алып иттарткычтан чыгарып яисә блендер аша изеп кайнатмага саласың. Болгатырга онытмыйча, тагын 10-15 минут кайнатасың һәм чиста банкаларга тутырып куясың. Шәхсән үзем мондый кайнатманы суыткычта саклыйм. Хәер, аны минем дус-туганнар озак саклатмый - мактый-мактый ашап та бетерә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа