Лимонлы кабартмалар
300 г он 6 г чүпрә 100 мл сөт 60 г шикәр комы 60 г эретелгән сыер мае 2 йомырка 1 лимон кабыгы 3/4 бал калагы тоз ванилин
Өстенә сибү өчен:
мәк
1 йомырка.
Чүпрә, 1 бал калагы шикәр комы һәм онны болгатырга һәм 5-10 минтука калдырып торырга. Ул арада лимонның кабыгын әрчергә. Сыер маен эретергә.
Чүпрә катнашмасына йомырка, май, шикәр комы, лимон кабыгы, ванилин, тоз (салмаска да мөмкин) салырга һәм болгатырга.
Аз-азлап он салып камыр басабыз һәм 2-2,5 сәгатькә кабарырга калдырырга.
Камырны 7-9 өлешкә бүләргә һәм формага салырга, 30 минут кабарганын көтәргә.
Кабартмаларны тугланган йомырка белән майларга һәм мәк сибәргә.
25-30 минут 180 градуслы мичтә пешерергә.
Кабартмалар көеп китмәсен өчен, 10 минуттан соң фольга белән капларга мөмкин.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia