- 3 стакан он, - 3 йомырка, - 1 стакан шикәр комы, - 200 г май, - аш серкәсе белән сүндерелгән аз гына соданы бергә кушабыз.
Камыр ясыйбыз. Камырны ике өлешкә бүлеп, бер өлешен туңдыру бүлегенә, икенчесен суыткычка куярга.
Эчлек ясау өчен, 1 зур лимон белән 1 алманы иттарткычтан чыгарырга һәм 1 стакан шикәр комы кушып, яхшылап болгатырга. Суыткычтагы камырны табага җәеп, өстенә эчлекне салырга. Туңдыргычтагы икенче камырны иттарткыч аша чыгарып, эчлек өстенә сибәргә. Духовкада пешерергә. Лимон урынына әфлисун да кулланырга була.