Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Әлбә әзерләү рецепты

2,5-3 стакан он 100 грамм су 200 грамм шикәр комы, 200 грамм сары май яки атланмай.

Әлбә югары сортлы оннан пешерелә. Ул тансык ризыклардан санала. Кайнап торган сары майга яки атланмайга, агач кашык белән болгата-болгата, он салырга. Онны көйдермичә нык кына кыздырырга.

Он саргылт төскә кергәч, аңа, туктаусыз болгата-болгата, алдан әзерләнгән бераз кайнар сироп өстиләр. Аннары сүрән утта тагын 15-20 минут пешерәләр. Әзер әлбә сары төстә була.

Әлбә куе, майлы, баллы булырга тиеш. Әгәр әлбәгә башка төс бирергә кирәк булса, чия яки төрле җиләк суы салырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса