Реклама
Чәегез тәмле булсын!
3 стакан су
6 стакан кара карлыган
9 стакан шикәр комы
3 стакан суны кайнатып чыгарабыз, 6 стакан кара карлыганны чистартып, юып салабыз. Кайнап чыккач 10 минут кайнатабыз. Аннары 9 стакан шикәр комы кушабыз һәм кайнап чыккач унбиш минут кайнатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз һәм ябып куябыз. Кайнатма бераз торгач дерелдәвеккә әйләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+