Кышкы борычлар
2 кг баллы борычны орлыкларыннан чистартып, дүрт өлешкә бүләбез. 5 минутка кайнар суда тотып торабыз да бер литрлы банкаларга тутырабыз.
Вак итеп туралган 1 кишер һәм 5 суган да өстәргә була. Банкаларга маринадны агызабыз. Капкач белән ябып, 15-20 минут стерильләштерәбез. 2 литр масса чыгарлык итеп помидорны иттарткыч аша чыгарабыз яки блендерда изәбез. Массага 1 стакан шикәр, 1 стакан үсемлек мае, 1-2 аш кашыгы тоз һәм берничә кара борыч салабыз. Томатлы массаны кайнатып, 6 процентлы 1 стакан аш серкәсе салабыз да борыч тутырылган банкаларга агызабыз.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа