Кырымча баллы кош теле
Камыр өчен: (10 кешегә) * 75 г эретелгән маргарин, * 100 г сөт, * 2 стакан он, * бер чеметем тоз. Сироп өчен: * 1 стакан суга 1 стакан шикәр комы, * 2 аш кашыгы бал.
Токмач камырына караганда, үзлерәк итеп камыр басабыз, ун минутка томалап тотабыз. Тагын бер кат басып, ун минут ял иттерәбез. Токмач камырыннан юкарак итеп җәябез. 5 минут киптерәбез. Бармак башын гына чылатып, җәймә кырыена су тидереп чыгабыз һәм 10 см киңлектә итеп камырны бөкләп төрәбез. Аннан 1,5 см киңлектәге тасмалар итеп кисәбез. Баш-башларын чеметеп, ябыштырып куябыз. Әзер кош телләрен майга салып кыздырабыз. Сироп кайнап чыккач, тагын 2 минут кайнатабыз. Кош телләренең бер ягын сиропка манып, дуршлагка кире яклары белән куябыз. Бераздан тәлинкәгә тезәргә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа