КЫРМЫСКАЛАРДАН ЫШАНЫЧЛЫ ЧАРА
Бакчадагы кырмыскадан арыныр өчен, бу ышанычлы чараны кулланырга мөмкин.
Рецепт гади: ⠀
Коры чүпрәнең бер кисәген (урман чикләвеге зурлыгында) 1 аш кашыгы шикәр һәм аз күләмдә суга салырга (дымлылыкны саклау өчен бал тамчысы өстәргә була). ⠀
Куе ботка хасил булган массаны зур булмаган порцияләр белән шырпы тартмаларына салырга һәм кырмыска оялары янында ярымачык итеп калдырырга.
Кагыйдә буларак, тиздән бөҗәкләр юкка чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа