Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Кузгалак белән авокадо ашы

Кирәк: * бер баш суган; * бер бәйләм шпинат; * ярты бәйләм кузгалак; * бер авокадо; * ике стакан шулпа; * ике тырнак сарымсак; * бер аш кашыгы зәйтүн мае.

Авокадо А, В D, РР, Е һәм башка витаминнарга, минераль матдәләр­гә һәм микроэлементларга бай. Әле­­ге җимеш инфаркт куркынычын киметә, стресс белән көрәшергә ярдәм итә.

Эш барышы:

Кәстрүлгә май агызып, туралган суганны йомшартып, үтәкүренмәле хәлгә килгәнче томалап пешерәбез. Шпинатны сабакларыннан чистартабыз, яфракларын вак итеп ерткалыйбыз һәм шулпа белән бергә суган янына салабыз. Болгата-болгата, 3-5 минут пешерәбез. Сабакларыннан чистартылган кузгалак өстибез һәм тагын 3-5 минут пешерәбез. Туралган авокадо һәм согы сыгылган сарымсак өстибез. Уттан алынган ашны блендерда әйләндерәбез. Ашка петрушка яки рукола сибәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса