"Кунагыма" салаты
2 тавык түше, 2 шәр помидор һәм кыяр, 150 г сыр, 1-2 бүлем сарымсак, майонез, тәменчә тоз.
Тавык түшен пешерергә.
Суынгач тиресен салдырырга, итне һәм кыярны саламлап турарга һәм тоз сибеп, аерым савытларга салырга.
Сырны сарымсакны аерым-аерым бик вак итеп турарга.
Помидорны саламлап турарга, тоз сибеп, аерым савытка салырга.
Табынга бирер алдыннан кыяр һәм помидорның согын агызып, барысын бергә майонез белән болгатырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа