Күрәгә һәм йогыртлы печенье
1, 5 стакан он, 1 стакан солы кисәкләре (овсяные хлопья), 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан күрәгә, 2 аш кашыгы вакланган миндаль, 2/3 стакан сыек йогырт, 2 чәй кашыгы разрыхлитель, 3 аш кашыгы үсемлек мае.
Әлеге печенье баланың иртәнге ашы өчен бер дигән ризык. Аны сөт, җиләк-җимеш кәсәле яки компот белән бирегез.
Күрәгәне 15-20 минут җылы суда тотарга. Юып, дуршлагка салырга. Суы саркыгач, вак итеп турарга.
Онга разрыхлитель, ванилин салырга. Шунда ук солы кисәкләрен, шикәр комы, күрәгә һәм чикләвекне өстәргә.
Йогыртка үсемлек мае салып яхшылап болгатырга. Аны башка компонентлар янына салып, камыр басарга.
Камырны 20 тигез өлешкә бүлеп, шарчыклар әвәләргә.
Духовканы 180 градускача җылытырга. Табага камыр ризыклары пешергәндә кулланыла торган кәгазь (бумага для выпечки) куеп, су бөркергә һәм шарчыкларны тезәргә. Чәнечке ярдәмендә шарчыкларга баскалап алырга.
Печенье өстенә шикәр комы сибеп, духовкага куярга һәм 20-25 пешерергә. Печеньены табада килеш суытырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia