Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Аякны көзән җыерганда нишләргә?

Аягыңны көзән җыерса, баллы су эч!

Төнлә аякны көзән җыеруның берничә сәбәбен атарга мөмкин. Иң беренче чиратта ул аякны уңайсыз рәвештә куеп йоклау аркасында пәйда була ала. Болай эшләгәндә кан тамырларына кислород үтеп керә алмый, нәтиҗәдә кан да йөрми башлый.
Аякларны көзән җыеруга организмга магний, омега, В, Д төркеме витаминнары җитмәү дә сәбәпче булырга мөмкин.

Аякны көзән җыеру – бик күп авырулар турында кисәтүе билгесе. Ул еш кына кан тамырлары киңәю турында кисәтә. Артерияләрдән төшкән кан киңәйгән кан тамырлары буенча менә алмыйча тора. Вакытында чарасын күрмәсәң, киләчәктә ул трофик язвага әверелергә, тән тиресенең тупаслануына китерергә мөмкин. Кан тамырлары киңәюдән тыш, бүсере, шикәр чире булган, нерв җепселләре кысылган кеше дә аякны көзән җыерудан интегә.

Аякны көзән җыеруны кисәтү өчен иң беренче чиратта клетчаткага бай яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә кирәк. Моннан тыш алар иң яхшы витаминнар чыганагы да бит әле. Гәүдә авырлыгын да даими рәвештә контрольдә тоту зарур.

Көзән җыерган мәлдә 5 – 20 минут дәвамында аякларны өскә күтәреп ятырга ктрәк Авыртуның эзе дә калмас. Салкын су белән җылы суны аралаштырып, аякларга контраст душ ясау да хәлне сизелерлек җиңеләйтер. Алга таба кичекмәстән табибка күренеп, аякка УЗИ ясатырга кирәк.

Аякларны көзән җыермасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

  1. Көзән җыеруны кисәтү өчен күбрәк җәяү йөрергә тырышыгыз. Скандинавия йөреше дә бик файдалы.
  2. Озак итеп утырып яки бер хәрәкәтсез басып эшләргә мәҗбүр булган кешеләргә эш арасында түбәндәге гади генә күнегү ясарга киңәш итәләр : Аяк очларына басабыз да акрынлап табанга, үкчәгә сикереп төшәбез.
  3. Аякларны көзән җыермасын дисәң, артык кысып торган кием кияргә дә ярамый. Бу кан тамырларына зыян сала.
  4. Йөргән аяк киемегез уңайлы, киң платформалы булсын. Туфлиның платформасы – уңайлы, үкчәләре нык булса, аны киеп йөргәндә хатын-кыз үзен яхшы хис итсә, үкчәле туфлиның бернинди зыяны юк. 4-5 сантимер үкчәле туфли норма санала.

    Сыналган ысул :
    Бер ай буе иртә-кич аяк табанына, балтырларга лимон согы сөртеп, кипкәнче тотарга кирәк. Башта көзән җыеру сирәгрәк күзәтелә башласа, тора-бара бөтенләй үк бетә. 

Фото чыганагы: Pixabay

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса