Кош теле пешерү рецепты
1 стакан минераль су яки лимонад, 2,5 стакан он, 1 чәй калагы шикәр комы, 0,5 стакан шикәр оны, кыздыру өчен үсемлек мае.
Минераль яки баллы газлы суга он, шикәр комы салып, каты камыр басарга. Бик юка итеп җәеп, турыпочмаклар кисәргә. Һәркайсының уртасын буйга бераз гына кисеп, шул тишек аркылы бер башын әйләндереп чыгарырга. Кош телен үсемлек маенда кыздырырга. Алтынсу төскә керә башлагач, кош телен майдан җыеп алырга һәм шикәр оны сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа