Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кореяча кишер, кәбестә һәм чөгендер

Кореяча кишер 3 зур кишер, "морковь по-корейски" тәмләткече, 40-50 мл үсемлек мае, башлы суганның яртысы, дөге уксусы, берничә чеметем тоз.

Кишерне юарга, чистартырга һәм махсус мондый кишер әзерләү угычында уарга кирәк. Махсус мондый угыч булмаса, эре угычлыдан уарга мөмкин.

Кишерне тоз салып болгатырга һәм 20 минутка калдырып торырга. Кишернең барлыкка килгән суын сыгарга кирәк. Шуннан соң 3-4 аш кашыгы тәмлеткечне салырга һәм болгатырга. Суганны турарга һәм майда кыздырып алырга. Суганнан майны сыгып алырга һәм майсыз суганны кишергә салырга. 3 аш кашыгы дөге уксусы салырга һәм яхшылап болгатырга кирәк.

2,5 сәгатькә суыткычка куеп торырга һәм кореяча кишер әзер була.

Кореяча кәбестә

1 әр кәбестә һәм кечкенәрәк чөгендер, 6 кишер, 2 баш сарымсак, 0,5 чәй калагы төелгән кызыл борыч.

Маринад: 1,5 л суга 5 аш калагы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 6 түгүрәк кара борыч, 2-3 канәфәр, 11 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы 9 % лы аш серкәсе.

Кәбестәне саламлап, сарымсакны вак итеп турарга, кишер һәм чөгендерне угычтан үткәрергә. Борыч сибеп болгатырга һәм 3 лы банкага тыгызлап тутырырга. Тоз, шикәр комы, борыч, канәфер салып, суны кайнатып чыгарырга һәм үсемлек мае, аш серкәсе өстәргә. Маринадны, банка төбенә төшеп җитәрлек итеп, кәбестә өстенә коярга. Банка авызын марля белән каплап, 1 төн тотарга.

Кореяча чөгендер

500 г чөгендер, 3 тырнак сарымсак, 1/3 бал калагы төелгән кара борыч, 1/ 3 стакан үсемлек мае, 1/3 стакан аш серкәсе, тоз.

Чистартылган чөгендерне эре угычтан уарга. Вакланган яки изелгән сарымсак, борыч, аш серкәсе өстәргә. Катнашманы 20 минут пар ваннасында тотарга. Аннан кызган үсемлек маен салып, болгатып алырга һәм 12 сәгатькә суыткычка куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса