Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мең дә бер киңәш

Консерва эчендә ни бар?

Балык консервларының ниндие генә юк хәзер. Өйгә алып кайткач, ачасың: иә балыгы каты, йә эче тулы уылдык. Яхшы консерваны ничек сайларга?

Көздән консервланган балык сатып алуың яхшырак. Чөнки җәй ахыры, көз башында балыкны күпләп тоталар. Бу вакытта алар инде уылдык чәчеп туктаган була. Тотылган балыкның бер өлешен шунда ук консервлыйлар, калганын туңдыралар. Әгәр консерва тышында август яки сентябрь дип язылган икән, андый балыкны курыкмыйча алырга була. Туңдырылмаган балыктан әзерләнгән консерва тәмлерәк тә, файдалырак та.

Тагын бер киңәш. Консерва сатып алганда аның кайда әзерләнүенә дә игътибар итегез. Диңгез яки елга буенда консервланган балык башка шәһәргә алып китеп әзерләнгәненә караганда тәмлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса