Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

«Күке оясы» салаты

1-2 чи бәрәңге, 4 каты пешкән йомырка, 1 кисәк пешкән тавык ите (1 ысланган тавык боты алырга да була), 1 суган, 1 банка маринадланган шампиньон гөмбәсе, салат яфраклары, укроп, майонез, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Чистартылган бәрәңгене юка саламлап турарга һәм алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңгене табадан алып, тоз сибәргә. Аннан калган майда суган һәм гөмбәне бергә кыздырырга, суытырга.

Итне саламлап турарга яки җепселләргә аерырга.

Йомырканың агын вак итеп турарга.

Йомырка сарысын чәнечкә белән изеп, вакланган укроп, 1 аш кашыгы майонез өстәргә һәм яхшылап болгатырга. Әлеге массадан 5-6 түгәрәк - «йомырка» әвәләргә.

Яссы салат савытына салат яфракларын салырга. Салатны шуңа катламлап өяргә: ит, йомырка, майонез, гөмбә белән суган, майонез. Салат кырыена, оя барлыкка килерлек итеп, кыздырылган бәрәңге салырга. Оя уртасына «йомыркаларны» тезәргә. 1-2 сәгать суыткычта тотканнан соң гына табынга куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса