КИШЕРДӘН ИКРА
Ингредиентлар: - кишер 1 кг; - помидор 1,6 кг; - шикәр комы 0,5 стакан; - көнбагыш мае 1 стакан; - 1 баш сарымсак; - серкә 1,5 аш кашыгы; - тоз 1 аш кашыгы; - төелгән борыч 0,5 чәй кашыгы.
Помидор һәм кишерне иттарткыч аша чыгарып кәстрүлгә салырга. Тоз, шикәр комы һәм май салып 1,5 сәгать пешерергә. Вакыт үткәч пресс аша үткәрелгән сарымсак һәм борыч, 10 минуттан соң серкә салырга. Биш минут кайнатабыз, икра әзер. Икраны стерильләштерелгән банкаларга салабыз. Шулай ук икраны суынгач ук ашасаң да ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа