КИШЕР БӘЛЕШЕ
Кирәк булачак: - 250 г чи кишер; - 250-300 г он; - 200 г шикәр комы; - 1 кап ванилин; - 4 йомырка; - 180 мл көнбагыш мае; - аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода.
Кишерне угычның иң кечкенә тишекле ягыннан чыгарырга. Күкәйне шикәр комы белән яхшылап болгатырга, алар янына кишер, көнбагыш мае, аш серкәсе белән сүндерелгән соданы өстәргә. Катнашмага әкрен генә болгата-болгата онны өстәргә. Килеп чыккан катнашма куе каймакны хәтерләтергә тиеш. Табаны майларга һәм камырыбызны салырга. Бәлешне 40 минутка духовкага куярга. Әзер бәлешнең өстенә эретелгән шоколад, шикәр пудрасы да салырга була.
Тәмле булсын!
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа