Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кишер бөккәне

1 бөккәнгә: 90 г ачы камыр, 80-100 г кишер, 1/4 йомырка яки 20-30 г бүрттерелгән дөге, кишергә салырга 15 г май, шикәр, тоз. Кишерне, яхшылап чистартып, салкын су белән югач, аз гына тоз салып пешерәләр. Пешкәч, суын агызып сыталар да, вак кына чабып, шикәр комы сибәләр, каты итеп пешерелгән йомырка...

1 бөккәнгә: 90 г ачы камыр, 80-100 г кишер, 1/4 йомырка яки 20-30 г бүрттерелгән дөге, кишергә салырга 15 г май, шикәр, тоз.

Кишерне, яхшылап чистартып, салкын су белән югач, аз гына тоз салып пешерәләр.

Пешкәч, суын агызып сыталар да, вак кына чабып, шикәр комы сибәләр, каты итеп пешерелгән йомырка сарысын ваклап салалар һәм май сибеп болгаталар.

Шуннан соң, алда сөйләнгәнчә, бөккән ясыйлар. Йомырка урынына бүрттерелгән дөге кушарга була, тик кишер бөккәнен ачы камырдан ясыйлар, эченә май салып ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса