Кичке ашка – пешкән баклажан
КИРӘК БУЛАЧАК: 800 г баклажан, 200 г помидор, 100 г укроп, 1 йомырка, чеснок, тоз, сыр, көнбагыш мае.
Түбәндәгечә әзерләнә:
Баклажаннарны юып чистартыгыз, 0,5-2 см итеп буйга кисегез. Баклажан кисәкләрен тозлы суга салып ярты сәгатькә калдырыгыз.
Помидорларны юка телемләп кисегез, укропны ваклап, "зелень" итегез.
Чеснокны ваклап кисегез, сырны угычтан чыгарыгыз. Укроп янына сыр,чеснок кушып яхшылап болгатыгыз. Бу эчлек була.
Йомырканы чәнечке ярдәмендә яхшылап болгатыгыз. Баклажаннарны сөлгегә куеп киптереп алыгыз, йомыркага маныгыз. Шуннан соң, майлы табада ике яктан да кыздырып алыгыз.
Әзер баклажан кисәгенә бер телем помидор, бер бал кашыгы эчлек салып рулет итеп төрегез. Әзер рулетларны бераз суыткычка куеп алырга кирәк.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа