Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кетердәвек сыр

Өйдәгеләрегезне яңа ризык белән шаккаттырасыгыз киләме? Җәйге табыныгызга яңа сыйлар тәкъдим итәбез - үзләре җайлы, үзләре тәмле, үзләре әле җәйге челләдә дә аппетитны уятырлык булыр алар! Якыннарыгыз, кунакларыгыз үзләрен затлы ресторандагыча хис итсен!

Кирәк:
(1 өлеш өчен:)
сулугуни сыры - 150 г;
ак сим-сим (көнҗет) орлыгы - 50 г;
үсемлек мае - 30 г;
бодай оны - 30-40 г;
йомырка - 1 данә.
Эш барышы:
Сырны үзебез теләгәнчә турыйбыз һәм онда әвәләп, күпертелгән йомыркага манып алабыз, аннан сим-сим орлыгында әвәлибез.
Кызган майда тышкы ягы кетердәп торырлык булганчы тиз генә кыздырып алабыз.
Тәлинкәгә салат яфраклары түшәп, кызган сырны тезәбез. Урталай бүлгән кызыл йөзем җимеше белән бизәп, табынга куябыз.

vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса