Кетчуп һәм майонезны дөрес сайла!
ГОСТ буенча кетчупның 4 категориясе бар: экчтра, югары сыйфатлы, 1 нче һәм 2 нче сортлысы. Экстра кетчубында помидор һәм томат пастасы гына кулланыла. Категориясе түбәнрәк булган саен аңа буяулар һәм консервантлар күбрәк кушыла. Монда помидор урынына җиләк-җимеш һәм яшелчә пюресы, крахмал салалар. Кетчупны шешәдән агызып карагыз. 1884 елда әлеге соусның...
ГОСТ буенча кетчупның 4 категориясе бар: экчтра, югары сыйфатлы, 1 нче һәм 2 нче сортлысы.
Экстра кетчубында помидор һәм томат пастасы гына кулланыла. Категориясе түбәнрәк булган саен аңа буяулар һәм консервантлар күбрәк кушыла. Монда помидор урынына җиләк-җимеш һәм яшелчә пюресы, крахмал салалар.
Кетчупны шешәдән агызып карагыз. 1884 елда әлеге соусның ватаны булган Америкада дөрес кетчуп стандарты кабул ителә. 30 секундта аннан 14 см озынлыкта тасма агып чыгарга тиеш.
ГОСТ майонез өчен төгәл рецепт тәкъдим итми. Шунлыктан һәр җитештерүче үз рецептурасы буенча әзерли. Бу исә аның сыйфатын контрольдә тотарга комачаулый. Яхшы майонез составында үсемлек мае, йомырка сарысы яки порошогы, аш серкәсе, тоз, шикәр комы булырга тиеш. Сыйфатлы майонез табигый ингридиентлардан гына тора. «Консервантларсыз» лип күрсәтелгәнен алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа