Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кефирлы маринадта әзерләнгән тавык рецепты

4 тавык боты яки 1 тавык, 1 стакан кефир, 1 лимон согы, 2-3 тырнак сарымсак, тоз, борыч.

Тавык ботын юып корытырга, кисәкләргә бүләргә. Итне тирән савытка салырга, өстенә кефир, лимон согы агызырга, угычтан уылган сарымсак өстәргә, тоз, борыч сибәргә. Яхшылап болгатып, төнгә салкынча урында калдырырга.

Иртән маринадланган ит кисәкләрен табага тезәргә, көеп китмәсен өчен аз гына су өстәргә һәм өсте алтынсу төскә кергәнче 180 градус кызулыктагы духовкада пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса