КӘБЕСТӘДӘН ЗАПЕКАНКА
Кирәк: - 800 г кәбестә; - 1 суган; - 400 г тавык түше; - 100 г эретелгән сыр; - 1 стакан сөт; - 3 йомырка; - тәменчә тоз; - борыч.
Кәбестәне саламлап турап, тоз белән йомшартырга, кайнап чыкан суда 5 минут тотарга да, тишекле чүмечкә салып суын саркытырга. Ит белән суганны саламлап турап, табада кыздырырга. Йомыркага тоз белән борыч, сыр, сөт салып болгатырга. Кәбестә белән итне бергә кушып болгатырга да, табага салырга, өстенә соусны сибәргә. 30 минутка духовкага куярга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа