Кәбестә бөккәне рецепты
Камыр: 200 г маргарин, 0,5 л сөт, 2 аш кашыгы шикәр комы, 800 г он, 1 кап коры чүпрә, 2/3 бал калагы, чәй содасы, тоз.
Эчлек: 1-2 кишер, 2шәр помидор һәм суган, ½ баш кәбестә, үсемлек мае, тоз. Йомшартылган маргарин, сөт, шикәр комы һәм тозны болгатырга. 500 г онга чүпрә һәм чәй содасы кушарга. Онны аз-азлап кына маргаринлы катнашмага салырга. Калган онны өстәп, камыр басарга һәм җылы урынга кабарырга куярга. Эчлек өчен суган һәм кишернек үсемлек маенда кыздырырга. Шунда ук саламлап туралган помидорны өстәргә. Тоз сибеп, кәбестә йомшарып беткәнче утта тотарга. Бөккәннәр ясарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа