Реклама
1 стакан куе җир җиләге кайнатмасы, 2 йомырка, 1/2әр стакан сөт һәм шикәр комы, 100 г атланмай, 1-2 сткан он, 1 чәй кашыгы чәй содасы, шикәр оны, тоз.
Йомыркага тоз, сөт, шикәр комы, эретелгән атланмай, чәй содасы салып тугларга. Аз-азлап кына он өстәргә. Камыр куе каймак сыман булырга тиеш. Шуңа кайнатма салырга һәм яхшылап болгатырга кирәк.Инде камырны майланган табага агызып, духовкада 30-40 минут пешерәсе генә калды. Табынга биргәндә бәлешнең өстенә шикәр оны сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+