Каймактагы чеби
1яшь тавык түшкәсе 4 суган 300-400 грамм куе каймак тоз, борыч сарымсак
Чеби түшкәсен урталай бүлеп, җәеп салыгыз.
Тоз, борыч сибегез.
Җиңелчә сарымсак белән ышкыгыз.
Суганны 0,5 калынлыкта түгәрәкләп кисегез.
Зур табаны үсемлек мае белән ышкып, суган тезегез.
Суган өстенә чеби итен салыгыз.
Аның өстен каймак белән каплап, духовкада 50-60 минут пешерегез. Табынга бәрәңге, тозлы кыяр, помидор белән бирегез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа