Каймаклы балык
75-100г Кыздырган балык 50-65г Каймак 30г Кыздырган суган Тоз Борыч Укроп
Эш барышы
Чистартып юылган, сөяге һәм кылчыклары алынган чуртан яисә судак филесын 5-6 см киңлектә турыйлар да тоз һәм борыч сибәләр, һәр кисәкне онда әвәләп, ике ягын да майлы табада кыздыралар. Һәр кисәк өстенә вак кына турап майда кыздырылган башлы суган, каймак салып, 7-10 минутка духовкага куялар. Әзер балыкны савытка яисә тәлинкәгә салалар, өстенә укроп сибәләр. Диңгез балыкларын да шул рәвешчә әзерлиләр.
vk.com/feed?w=wall-107801917_4787
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа