Кавынны кышка әзерләү ЫСУЛЫ
Моның өчен: ике, ике ярым кг кавын, ике стакан шикәр, бер чәй кашыгы лимон кислотасы, бер литр су кирәк.
Бер литрлы банкага шикәр белән лимон кислотасы салабыз. Өстенә су агызабыз. Болгаткач, суны кәстрүлгә бушатабыз. Сиропны кайнатып чыгарабыз. Кавынны телемләп турап, стерильләштерелгән банкага тутырабыз. Өстенә кайнар сиропны агызабыз. Сулы савытка куеп, ут өстендә ун минут стерильләштерәбез.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia