Катлы камырдан нәни бөккәннәр
200 әр г әзер катлы камыр (слоеное тесто) һәм фарш, 1 аш кашыгы вакланган яшел тәмләткечләр, йомырка, тоз, борыч, майлау өчен 1 йомырка сарысы.
Фаршка яшел тәмләткеч, йомырка, тоз һәм борыч салып, яхшылап болгатырга. Камырны юка итеп җәеп, түгәрәкләр кисәргә. Түгәрәкләрнең яртысын йомырка сарысы белән майлап, уртасына ит фаршы салырга. Өстен икенче түгәрәк белән капларга һәм стакан белән басып, кырыйларын беркетергә. Бөккәннәргә йомырка сарысы сөртергә, кырыйларын пычак яки чәнечке белән бизәкләргә. Су бөркелгән табага тезеп, 220 градуслы духовкада 15 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia