Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

КАТЛЫ БӘЛЕШ

Катлы бәлешләрне алма, чия, кура җиләге, слива яки киптерелгән алма, өрек, йөзем, кара җимештән һ.б. белән ачы һәм төче камырдан пешерәләр.

Ачы камырны, өч кисәккә бүлеп, берсен ярты см калынлыгында таба зурлыгында җәяләр дә, майлы табага салып, өстенә май сөртәләр, чистартып юылган җиләк-җимеш тезәләр һәм шикәр комы сибәләр. Камырның икенче кисәген җәеп, җиләк-җимеш тезәләр, тагын шикәр комы сибәләр һәм аны камырның өченче кисәге белән каплыйлар. Камырның читләрен тигезлиләр һәм, өстенә йомырка сарысы яки май сөртеп, 45-60 минут пешерәләр. Аннары шикәр оны сибеп, кайнар килеш кисеп, табынга бирәләр. Бәлеш эченә башта өрек яки күрәгә, яисә йөзем җимеше, аннары чистартып туралган алма яки кара карлыган салырга мөмкин. Мондый бәлешне башка төрле җиләк-җимештән дә әзерлиләр.
1 бәлешкә: 1,2 кг камыр, 700-800 г өрек яки 500-600 г күрәгә, яисә 400-500 г йөзем җимеше, 200-300 г шикәр комы, 200-250 г май, 600-700 г алма яки 200-250 г кара карлыган, 200-250 г май, 300 г шикәр комы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса