Катламлы балык
Әлеге ризык өчен сөяксез диңгез балыгы алсагыз, тәмлерәк килеп чыгачак.
Безгә 500 грамм балык, 200 грамм шампиньон гөмбәсе, бер баш суган, бер пешкән йомырка, бер помидор, алты бәрәңге, майонез, каты сыр кирәк булачак.
Әзер балыкны кисәкләргә кисеп, лимон суы сибеп, 10 минутка алып куябыз. Аннан соң җиңелчә генә кызартып кыздырып алабыз. Бәрәңгене кабыгын әрчеми генә суда пешерәбез. Гөмбә белән суганны да кыздырабыз. Помидорның өстенә кайнап торган су агызып, кабыгын салдырабыз да боҗралап турыйбыз. Майлы табага суган белән кыздырылган гөмбәнең беразын, аның өстенә балыкны тезеп чыгабыз. Кабыгын әрчеп, боҗралап туралган бәрәңгене, шулай ук помидор белән йомырканы таба кырыйлап тезәбез, калган гөмбәне дә салабыз. Ахырдан майонез, уылган сыр сибәбез. Катлам саен җиңелчә генә тоз сибеп барырга да онытмагыз. Кыздырылган духовкада 20 минут пешергәннән соң, балыгыбыз әзер булачак.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа