Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Картаймас өчен эчәргә кирәк

Су. Кайчан эчәргә: иртәдән. Алдагы көнне берәр бәйрәм-мазар булып, әллә ничә төрле ризык белән сыйлансаң, иртән уянуга ук бер стакан су эчеп кую комачауламас. Ул токсиннарны чыгара, тән тиресен дымландыра, ашказанын ризык кабул итәргә әзерли, бөерне эшкә җигә. (Иртә белән торгач ук су эчеп куюның файдасы зур. Минем күршем гомер...

Каһвә

Кайчан эчәргә: иртән. Каһвә уянып бетәргә булыша. Шул ук вакытта авыз куышлыгында яман шеш барлыкка килүгә комачаулык итә.

Яшел чәй

Кайчан эчәргә: төшке ашта. Яшел чәй матдәләр алмашын яхшырта, күкрәктә яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә.

Какао

Кайчан эчәргә: көндез. Какао, ягъни кайнар шоколадта... антиоксидантлар күп. Бер стакан какао йөрәк авыруларыннан саклый.

Сөт

Кайчан эчәргә: йоклар алдыннан. Кич белән эчелгән бер стакан сөт мускулларны - аксым, сөякне кальций белән тәэмин итә. Җылы сөт сару кайнауны баса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса