КАРАҖИМЕШЛЕ САЛАТ
Ингредиентлар: - 200-300 г ысланган (копченая) тавык ите; - 1 стакан төшләреннән арындырылган караҗимеш; - 1 стакан әстерхан чикләвеге; - 4 пешкән йомырка; - 1 тозлы кыяр; - майонез.
Ысланган тавык итен тиресеннән һәм сөякләреннән аерып, ваклап турыйбыз. Караҗимешне, парландырып алганнан соң, вак итеп турыйбыз. Әстерхан чикләвеген вак угыч аша үткәрәбез. Йомырка һәм тозлы кыярны тавык итен тураган шикелле турыйбыз. Соңыннан барысын бергә майонез белән болгатабыз һәм матур савытларга салып табынга куябыз.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа