Реклама
200 г эремчек, 3 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал калагы чәй содасы, 200 г кара җимеш, тоз, үсемлек мае, шикәр оны.
Йомырка белән шикәр комын туглап, чәй содасы, тоз, эремчек һәм он өстәргә. Камыр басып, аны казылык формасында тәгәрәтергә. "Казылык"ны кискәләп, 5 см калынлыкта кечкенә җәемнәр җәяргә. Һәр җәемнең уртасына кара җимеш салып төрергә һәм кайнап торган майда кыздырырга. Майдан алгач, шикәр оны сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+