Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Камырга төреп җиләк-җимеш тутырылган каз

Әлеге ризыкны әзерләү өчен туң булмаган каз түшкәсе, 3-4 каты сортлы яшел алма, 1 әфлисун, 1 лимон, берәр уч төшле караҗимеш, өрек, тоз, тоелгән кара борыч, бер баш сарымсак кирәк.

Тоз, борыч, чистартып изелгән сарымсакны әйбәтләп бутап казның эче-тышына шул катнашманы яхшылап сөртәсе. Кайнаган 1 стакан суга бераз тоз салып камыр басасы һәм 0,8-1 см калынлыкта каз төрерлек зурлыкта җәясе. Алманы 4, лимон, әфлисунны 6 телемгә бүлеп җимешләр белән аралаштырып казга тыгызлап тутырасы. Тиресен тешчистарткыч таякчыклар белән эләктереп куясы. Кызу мичтә 2 сәгать пешерәсе. Камыры артык кызарса борчылырга кирәк түгел, аны табынга чыгармыйсың. Камыр каз парланып, артык маен сеңдереп пешсен өчен кирәк. Түшкәне тураклап, җимешләре белән аралаштырып табынга чыгарасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса