Реклама
Кирәк булачак: камыр, гөмбә, суган, каймак, сыер мае, тоз, тәмләткечләр, сыр.
Гөмбәне һәм суганны ваклап турыйбыз.Суганны сыер маенда кыздырып алабыз, гөмбә кушабыз, салмак утта 15-20 минут пешерәбез.
Тоз һәм тәмләткечләр сибәбез, каймак өстибез һәм тагын 3 минут пешерәбез.Эчлек әзер.
Камырны җәябез (минем очракта кыстыбый камыры), тәлинкә ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез, эчлек салабыз һәм үзебезгә охшаган формада кәрзиннәр ясыйбыз. Эченә бераз гына сыер мае салып, кәрзиннәрне уылган сыр белән каплыйбыз.Кызган духовкада пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+