Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Калган ризыкны нишләтергә?

Хуҗабикәләрнең күбесе калган ризыкны нишләтергә белмичә аптырыйлар. Ташларга ашыкмагыз! Яхшы ниятле кухня хуҗасының бер генә төр ризыгы да әрәм булмас!

Теләсә нинди салкын ашларны да яңартып була. Моның өчен аларны томат яки каймак соусы салып, 5-8 минут җылытырга гына кирәк. Ә табынга яшел тәмләткечләр белән бирәләр.

Иртән яки кичен калган боткалардан пудинг, котлет, запеканка, коймак әзерләргә мөмкин. Салкын боткага юылган йөзем, сөт, шикәрдә тугланган йомырка кушыгыз. Массаны яхшылап болгатып, майлы табага салып, духовкада пешерегез.

Кичтән пешкән макарон кала дип һич тә хафаланмагыз. Аны иртән майлы табага салыгыз да тугланган бер йомырка, бер чеметем тоз, ярты стакан салкын сөт катнашмасы өстәгез һәм уылган сыр сибегез. Алтынсыман төскә кергәнче духовкада пешерегез.

Әчегән сөт белән гадәттә камыр изәләр. Аннан коймак яки белен дә пешерәләр. Әчегән сөтне кәстрүлгә салып салмак утка куегыз, шул килеш тоташ аксым һәм яшькелт-зәңгәр су барлыкка килгәнче торсын. Суытып дүрт катлы марля аша сөзегез.

Аннан алынган сөт аксымының тәме дә, исе дә тәмле була. Аны теләсә нинди ашамлыкка кушарга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса