КАБАКТАН МАНТЫЙ
Кирәк: Фарш өчен: - 500 г сарык яки сыер ите; - 500 г кабак; - 4 баш суган; - тоз, борыч, су, сарымай.
Камыр өчен:
- 600 г он;
- 200 мл су;
- тәменчә тоз.
Кабакны кабыгыннан, орлыкларыннан арындырырга. Ваклап турарга. Фаршка суган, тоз, борыч, бераз гына су, сарымай салып, кабак кушып болгатырга. Камыр басып, мантыйлар ясарга. Парда 45-50 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа