Кабактан катлама (4 катлама өчен)
Камыр ясау: 3 йомыркага тоз кушып, тыгыз итеп камыр басасы. 30 граммнарга бүлеп юка итеп җәясе. Икенче аш тәлинкәсе белән (шулай җайлырак булыр) читләрен тигез итеп кисәсе.
Эчлек әзерләү: эре кыргычтан кабакны кырасы, тәменчә тоз, шикәр комы, чама белән сыек май кушып болгатасы. Әзер массаны суы аксын өчен сөзгечкә салып куясы. Шул арада тозлы суда дөге пешерәсе. Кабак белән дөгене кушасы. Әзер эчлекне җәйгән камырга берәр уч салып рулет формасында ясыйсы. Килеп чыккан катламаларны мантоваркада 45 минут пешерәсе.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа