Кабак коймагы
Моның өчен 500 г кабак, 150 г он, 2 аш кашыгы шикәр комы, бераз гына тоз, 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч, 1 йомырка, 50 мл үсемлек мае кирәк. Кабакны шакмаклап турарга, суда 15-20 минут пешереп, тишекле чүмечкә салырга.
Бераз суынганнан соң, блендер белән болгатырга. Әлеге массаны табакка салып, он, камыр күперткеч, йомырка, шикәр комы, тоз өстәп болгатырга. Ул куе каймак хәлендә булырга тиеш. Табага үсемлек мае салып, коймак кебек ике ягын да кыздырырга. Коймаклар 3-5 минут эчендә пешеп чыга.
vk.com/tatarshlari
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа